5 май көнне Кукмара бистәсендә «Ялкын» яшүсмерләр клубында 2004-2006, 2001-2003 нче елда туган егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык турнир узды.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Теләче районы командасын тренер-укытучы Кыямов А.Ә. җитәкчелегендә балалар спорт мәктәбе укучылары яклады.

2004-2006 нче елгы  егет-кызлар арасында:

60 кг.Белоусов Никита (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын, 50 кг. Галиәхмәтов Илсаф (Алан урта мәктәбе) – 3 урын, +60 кг. Мингазов Нәфис (Баландыш төп мәктәбе) – 3 урын;

2001-2003 нче елгы егет-кызлар арасында:

55 кг. Якупов Айнур (Теләче урта мәктәбе) – 3урын, 70 кг.Зәкиев Динар (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын, +70 кг. Гәрәев Салават (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, 55 кг. Хөсәенов Илмир (Алан урта мәктәбе) – 3 урын, 60 кг. Фәсхиев Салават (Баландыш төп мәктәбе) – 2 урын, 55 кг. Нәҗметдинов Айзат (Алан урта мәктәбе) – 2 урын 

  Зәкиев Динар ярышларның абсолют чемпионы, ә Гәрәев Салават абсолют 3 призер булып танылды. Призлы урын алган спорчылар медаль, грамота белән бүләкләнделәр. Ә абсолют призерга шәхси эшмәкәр Хадиуллин Х.К. акчалата бүләк, 3 абсолют призерга кыйммәтле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International