Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник караулар узды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018 елның 4 май көнне Алан авыл җирлеге территориясендә яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына  техник карау уздырылды. Тикшерү барышында аларның регистрация  документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану вакытында  куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган 100 берәмлек техниканың 55 -е әлеге чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда иминият полисларының  булмавы ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International