ААҖ «Теләчеагрохимсервис» территориясында район хуҗалыклары арасында агу сиптергеч машиналарының парады узачак

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

     2018 елның 11 маенда сәгать 8.00 дә ААҖ «Теләчеагрохимсервис»  территориясында Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгыннан, Авыл  хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән хәм шулай ук, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчеләре хәм  белгечләре катнашында, хуҗалыклар арасында агу сиптергеч  машиналарының парады  узачак. Парад, агу сиптергеч машиналарының  техник торышына хәм төзеклегенә карап, баллар белән бәяләнеп үткәреләчәк.
    Агу сиптергеч машиналарының тикшерелә торган параметрлары: 
 - агу сиптергеч машиналарының техник торышы, төзеклеге;
 - сиптерү механизмнарының тигез итеп эшләве;
 - механизатор кадрларының әзерлеге (медицина тикшерелеп узуы, техник  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүве хәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителүве). 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International