5 май көнне Кукмара бистәсендә «Ялкын» яшүсмерләр клубында 2004-2006, 2001-2003 нче елда туган егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык турнир узды. Теләче районы командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары да бар иде.
2004-2006 нче елгы егет-кызлар арасында:
Мингазов Н. – 3 урын;
2001-2003 нче елгы егет-кызлар арасында:
Фәсхиев С. – 2 урынны яуладылар. Призлы урын алган спортчылар медаль, грамота белән бүләкләнделәр.