Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шул уңайдан мәдәният йортларында,мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә. Яшь буында ватанпарвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл батырларына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү йөзеннән 4 май көнне Айдәр мәдәният йортында “Еллар безне илтсен иде сугышларсыз көннәргә » дип исемләнгән күргәзмә куелды.