Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.
Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаять зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде.
Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә михнәтләр китерде, берничә буын совет кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында Сезнең миллионлаган дусларыгыз һәм иптәшләрегезнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Сез явыз дошман белән көрәштә үзегезне аямадыгыз, соңгы сулышыгызга кадәр изге антыгызга тугры калдыгыз. Сез намусыгызга тап тәшермәдегез, азатлыкны буарга ирек бирмәдегез. Сез Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдыгыз. Сез бөтен дөньяны ХХ гасыр афәте – фашизмнан коткардыгыз. Сезнең бу олы батырлыгыгызны бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
73 ел вакыт узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган каһарманнарның якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Сезгә чын күңелдән озын гомер, исәнлек-саулык һәм бәхет телим.
Без Сезнең алда баш иябез !
Теләче муниципаль
районы башлыгы И.Ф. Зарипов