Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып , Бөек җиңүнең 73 еллыгы хөрмәтенә котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар .

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Кызганычка каршы, алар көннән көн азая бара... Ләкин алар йөрәкләренә уелып калган ачлык-ялангачлыкны күрүләре, сугыш башланганда  10-13 яшьлек сабыйлар булсалар да, басуда өлкәннәр белән бертигез эшләүләре, ниләр кичерүләре турында сөйләделәр. Чөнки аларга үзләре өчен генә түгел, ә сугыш кырыннан кайтмый калганнар өчен дә эшләргә кирәк иде.... Тыл хезмәтчәннәре, аларның хезмәт батырлыгы турында онытмаганнарына бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International