Китапханәче балаларны сугыш вакытындагы вакыйгалар һәм халкыбыз тарафыннан күрсәтелгән батырлыклар белән таныштырды. Балаларга сугыш чорын яктырткан әдәби әсәрләр тәкъдим ителде һәм аларны кычкырып уку оештырылды. Батырларны искә алу максатыннан бер минут тынлык оештырылды.