Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. 5 май Республикада агач утырту көне. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.