5 нче май көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк авыл балалар бакчасы балаларын бик шатланып китапханәдә кабул итте һәм китаплар дөньясына сәяхәткә чакырды.

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бакча балалары китапханәченең сөйләмен бик кызыксынып тыңладылар. Китапханәче балаларны журналлар һәм китаплар коллекциясе белән таныштырды, китапларга ничек мөрәҗәгать итәргә, китапларны ничек сайларга, үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар тыннарын да алмыйча  киштәләргә тезелгән матур тышлы китапларга сокланып карадылар. Моның хәтле китапларны аларның беркайчан да күргәннәре юк иде.

Китапханәгә сәяхәт балаларда зур кичерешләр калдырды һәм алар әти әниләре белән тагын китапханәгә килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International