7 май көнне 11 нче сыйныф укучылары Е.Я. Нуртдинова җитәкчелегендә Теләче авылы зиратында өмә үткәрделәр. Унберенчеләр 1942 елда Теләче авылы янында һәлакәткә очраган хәрби очучылар каберләрен чистарттылар. Шулай итеп, 11 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында илебезне саклаган геройларны искә алдылар.Бу изге эшне оештырган сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдиновага һәм 11 нче сыйныф укучыларына бик зур рахмат.