8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәм иттелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Бәйрәм яңа обелиск янында үтте. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды. Бәйрәм күңелле үтте. Шулай ук китапханәдә “Ул көннәрнең даны мәңгелек”- дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде.