8 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде. 5-6 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.