Китапханәче “Хыялый балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен 6 август көнне “Һәр таҗында - мең дәва” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Бу сәгатьнең максаты: балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, аларны куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү. “Табигать һәм без”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп , укучыларга тәкъдим ителде. “Үләннәрнең шифасы - чәчәктә” дигән китаптан бик күп мәгълүмат алынды.