10 нчы август көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында бакча мөдирләре өчен “Инклюзив белем бирү мөмкинлекләре.

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Аерым белем бирү ихтыяҗы булган балалар белән эшне оештыру” дигән темага август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә башында бакча мөдирләре бакчаның педагог-психолог бүлмәсенең җиһазланышы белән таныштылар һәм  Теләче 3нче балалар бакчасы педагог-психологы Баева Ә.Г.  ачык шөгылен карап үттеләр. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар белән Теләче 3нче балалар бакчасы логопеды Шәймәрданова М.Н. һәм Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. кызыклы мастер класслар үткәрделәр. Киңәшмәнең төп темасы буенча район мәгариф бүлеге педагог-психологы Хазипова С.Н. чыгышы да тыңланды, аннан соң район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Киңәшмәгә полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягафарова Г.Н. да чакырулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International