Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә–тирәбездә яхшы һәм тискәре күренешләр бергә үрелеп бара. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә хокук бозу очракларын булдырмау, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү максатыннан «Право на жизнь» исемле темага буклетлардан күргәзмә эшләнде.