13нче август көнне 1нче һәм 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегендә инновацион алымнар.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Математика белем сыйфатын күтәрү өчен һәр балага индивидуаль якын килү алымнарын куллану ” темасына районның тәрбичеләре өчен семинар үтте. Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча  Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының тәрбиячеләре:  Давлетшина Р.Н. һәм 1нчеХисамутдинова Л.Н. күрсәтте  . Икенче өлеш  3нче номерлы Теләче балалар бакчасында дәвам итте: тәрбиячеләр Хафизова А.Р.- дидактик уен, Биккинина Р.Р- өзлексез белем бирү эшчәнлеген, Мингазова Г.Р.- математика буенча квест уеннар күрсәттеләр. Семинарда Башинова С.Н.- доцент кафедры дошкольного и начального образования,кандидат психологических наук ГАОУ ДПО «ИРО РТ» чыгыш ясады.  Семинарны йомгаклап, сүз район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н.га бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International