14 август көнне Балалар иҗат үзәгендә “Нәтиҗәләр һәм перспективалар: яңа мөмкинлекләр, яңа максатлар” дип исемләнгән август киңәшмәсе булып үтте.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы укыту-тәрбия эшләренен 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен куллану вакытларын һәм урыннарын искә алып узды. Икенче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рәфилә Рафил кызы һәм Галимзянова Фәния Габделхак кызы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International