15 август көнне Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче җыр берләшмәсе җырчылары Субаш авылында 95 яшен тутырып гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Ивановичны юбилее белән котладылар. Матур җырларын, теләкләрен җиткерделәр.