Август киңәшмәсе булып үтте.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

13 нче  август  көнне Теләченең №1, №3  балалар бакчаларында "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендэ инновацион эшчэнлек: математик белем бирүнен сыйфатын күтәрүдә һәр балага индивидуаль якын килү» дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе булып үтте.

Киңәшмәдә Теләченең 1 нче, 3 нче номерлы балалар бакчаларында бу темага багышланган күргәзмә оештырылган иде. Шулай ук  җыелышка килүчеләр әлеге балалар бакчаларында киң кулланыш алган “Мате:+”  инновацион проекты буенча зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә ачык шөгыльләр карадылар.  Бакчаларда һәр төркемдә тәрбиячеләргә төркемнәрдә оештырылган үстерешле предметлы тирәлекне күзәтү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Аннан соң киңәшмә чыгышлар белән дәвам итте. Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова Анна Николаевна 2017-2018 нче уку елында Теләче районында муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүнең торышы турында сөйләде, тәрбиячеләрнең ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде,яңа 201-2019 уку елына куелган бурычлар белән таныштырды.

    Соңыннан Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Башинова Светлана Николаевна чыгышы тыңланды. Ул әлеге проектның җитәкчесе буларак бакчадагы эшчәнлеккә югары бәя бирде, алга таба да зур уңышлар теләде, узенең киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International