Киңәшмә барышында методик берләшмә җитәкчесе Шәйхетдинова Гөлфия Ханип кызы, район мәгариф бүлеге методисты Сабирова Алия Рафис кызы тарафыннан узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук Баландыш мәктәбеннән Гилазова Элеонора Рәис кызы, Олы Мәтәскәдән Сабирзянов Илнур Илдар улы, Шармыш мәктәбеннән Христофорова Елена Владимировна чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына эш планы кабул ителде.