Киңәшмәдә 68 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
2017 – 2018 уку елындагы укытуның торышы турында, 4 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән Бөтенроссиятикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулловна таныштырды.
Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:
- “Яңа стандартлар таләпләре, шартларында белем сыйфатын арттыру юллары” (ХәсәноваГөлсия Әхмәт кызы, Алан урта мәктәбе);
- “Кече яшьтәге мәктәп укучысының уку эшчәнлеген оештыру алымнары” (Каримуллина Мәүлия Мәхмүт кызы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе);
- “Яңа стандартлар шартларында контроль, бәяләү эшчәнлегенә заман таләпләре” (Галиева Альбина Михайловна, Теләче урта мәктәбе);
- “Универсаль уку гамәлләрен куллануны үстерү чарасы буларак сораулар куя белүне формалаштыру ысуллары” (Мостафина Кадрия Мәсгутовна, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе).
Белем күтәрү курслары буенча чыгышларны Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы (Теләче урта мәктәбе), Петрова Ильмира Рифкать кызы (Үзәк урта мәктәбе) ясадылар.
Соңыннан башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.