15 нче август көнне “Хәзерге заман таләпләре нигезендә милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары” темасына Теләче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева  чыгыш ясады. Хәния Миннебаевна районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Киңәшмәдә Теләче урта  мәктәбенең татар теле һәм  әдәбияты укытучылары  Г.М.Ибраһимова һәм Г.Г. Сөнгатуллина, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Г.Җ.Афзалова һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән А.М.Сабирҗановалар чыгыш ясады. Алар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International