15 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна районыбызның математика фәне буенча үткән уку елына эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче, ИскеҖөри , Шәтке, Олы Нырсы урта мәктәпләренең математика укытучылары укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International