2018 нче елның 15 августында Теләче урта мәктәбе базасында район мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында инглиз теле укытучыларының секция эше үтте.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:

- Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы - Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы «Кейс – технологияләре  - инновацион ысуллар белән белем бирү». темасына чыгыш ясады. Ахырдан, Альбина Хайдаровна укытучылар белән мастер-класс үткәрде.

- Әхмәтҗанова Ләйсән Тәлгать кызы - Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы “Инглиз теле дәресләрендә укучыларда креатив фикерләү үстерү” дигән тема астында чыгыш ясады.

Кече Кибәхуҗа мәктәбе укытучысы Хәбибуллина Люция Инсаф кызы, Әбде мәткәбеннән Михайлова Фирдався Абрар кызы, Баландыш төп мәктәбеннән Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы квалификация күтәрү курсларыннан алган яңалыклар белән уртаклаштылар.

    Яңа уку елына план расланды һәм яңа дәреслекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International