Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  җәйге каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белгечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.  Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International