17 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 85 ел тулу уңаеннан “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә сине белә” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бу кичәгә Уфадан Равил Үтәбай – Кәриминең кызы, оныгы, “Татар мөселман календаре”н төзүче автор һәм гамәлгә куючы Фәния Хуҗахмәт кунак булып кайттылар. Шулай ук кичәдә китапханәчеләр, татар теле укытучылары да катнашты.
Кичә барышында Равил Үтәбай – Кәримигә багышланган күп хатирә – истәлекләр яңартылды, һәм презентация күрсәтелде.
Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр.