16 август көнне Айдар мәдәният йортында Л.Н Толстойның тууына 190 ел уңаеннан «Лев Николаевич Толстой һәм балалар»- дип исемләнгән кычкырап уку сәгате үткәрелде.

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. 2018 нче ел-Татарстаныбызда Толстой елы буларак игълан ителүе, язучының биографиясе, балаларны ничек яратуы турында сөйләде. Берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре, әкиятләре нәкъ бала вакытта язылганы ачыкланды. Әлеге чарада катнашучылар очрашу азагында шундый нәтиҗә чыгардылар: Л.Н.Толстойның китаплары  бары тик яхшылыкка, дөреслеккә, өйрәтә, кыю булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International