16 август конне районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Бурганов Рафис Тимерханович белән безнең Алан балалар бакчасында да булдылар . Районыбыз житәкчеләре белән берлектә балалар бакчасында үткән капиталь ремонт эшләре белэн таныштылар. Бакчаның һәр бүлмәсен: йокы, аш, уен, азык- төлек блогын һәм уен мәйданчыкларын игътибар бн карадылар. Кунаклар ремонт эшләреннән, бакчаның уку елына әзерлегеннэн бик кәнагатъ булып киттеләр.