Исегезгә төшерәбез, август башында район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. 23 август көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премияләрнең сертификаты тапшырылды. Аны ияләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды. Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Игенче “ ширкәте комбайнчысы Хәмит Кәримуллинга акчалата премия сертификаты тапшырган вакытны күрәсез. Хәмит озак еллар дәвамында ЕС- 1 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуда эшли, хезмәт күрсәткечләре бик югары. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары механизаторларга өч көн саен билгеләчәк.