Ләбибә Ихсанова әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе. Балаларча самимилек, шаянлык, чаялык бар аның әсәрләрендә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар дөньясы тылсымчысы” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. 1958 елдан ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.