Теләче муниципаль район Советының чираттагы 23 нче утырышы узды.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

24 нче апрель көнне 7.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 23 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 11 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган мәсьәләләрдән:

1) Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы  бюджетының 2018 нче елның беренче яртыеллыгына  үтәлеше турында.

 

2) Татарстан  Республикасы Теләче  муниципаль районында  хезмәт (вазыйфа)  тәртибенә  карата куелган таләпләрне үтәү  һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча  комиссия хакындагы  Нигезләмәне раслау турында.

 

3) Татарстан Республикасы Теләче муниципаль  районы җирле үзидарә органы карамагындагы оешма (учреждение) җитәкчесе тарафыннан  вазыйфаи йөкләмәләрне  башкаргаңда  мәнфәгатьләр низагына китерүче яки китерергә мөмкин булган  шәхси кызыксынуның барлыкка  килүе хакында хәбәр итү Тәртибе турында һәм башкалар.

Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль район Советы аппараты  җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Мирайханова Ч.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галеев А.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. - лар  чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International