Бу атнада безнең балалар бакчасында “Агачлар” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында тәрбиячеләр балалар белән бик зур эш башкардылар. Балалар кызыксынып агачлар рәсемнәрен карадылар һәм кешегә китерә торган файдасы турында мәгълүмат алдылар. Балалар тәрбиячеләр белән бергә агачларның рәсемнәрен асадылар, әвәләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Йомгаклау итеп, “Агачлар” дигән темага өлкән төркем балалары белән урман аланында чара уздырдык. Балалар табигатьтә үзләренең гамәлләрен дөрес бәяли белүләрен күрсәттеләр. Табигатьтә уйнаган уеннар балаларга бик ошады.