Чара барышында “Батырлар елмаеп үлделәр” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.