"Җәлил эзләре буйлап".

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Җәлилчеләрне искә алу көне якынлашу уңаеннан "Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

  Каһарманлык, туган иленә, ватанына,милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган  Муса Җәлилне телгә алу да җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International