24 август көнне Теләче районы культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ 2-6 сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре, мәктәп директорлары өчен тантаналы чара үткәрелде.
ООО «Газпром трансгаз Казань» ярдәмендә быел 67 балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды
Тантанага килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хазинур улы, ООО «Газпром трансгаз Казань» генараль директорының ярдәмчесе Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы, генараль директорының беренче урынбасары Әхмәтҗанов Марат Газиз улы һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм концерт номерлары белән алып барылды.