28 нче август көнне район мәдәният йортында укытучылар киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында чыгышлар тыңланды, нәтиҗәле эшләгән педагоглар почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2017/2018 нче уку елына йомгак ясап районның иң яхшы мәктәпләре билгеләнде . Безнең Олы Мишә урта мәктәбе 1 урынга чыкты. Без бу уңышларыбыз өчен бик шат, алга таба да балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын арттыру өстендә эшләрбез дип ышандырып калабыз.