28 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы профсоюз комитеты председателе Ю.П. Прохоров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем буенча җитәкчесе Л.М. Ахметзянова, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фәтхуллин, авыл җирлеге башлыклары , директорлар һәм мәктәп укытучылары катнашты.