28нче август көнне Теләче мәдәният йортында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең август киңәшмәсе узды.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Педагогик конференциядә республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Ахметзянова Л.М.,  Татарстан Республикасының  мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының председателе  Прохоров Ю.П. та катнашты. Кидәшмә барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде һәм  хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең балалар бакчасы педагоглары Нәбиуллина Р. И., Хәсәншина Ф.Ф., Рафикова Л.А., Галимова Н.Ф. һәм Мөхәммәдиева М.Ф.  бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International