Бүген барлык мәктәпләрдә, шул исәптән безнең Шәтке урта мәктәбендә дә Белем бәйрәме булып үтте.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген белем бәйрәме. Аны һәркем зур дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге көн җәй белән саубуллашу сагышы да һәм шул ук вакытта дуслар, укытучылар белән кабат очрашу шатлыгы да. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич ачып җибәрде, ул бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең узган уку елындагы уңышлары белән таныштырды. Чыгышының ахырында беренче сыйныф укучыларын тантана түренә чакырды. Беренче сыйныфка быел 3 укучы кабул ителә. Алар бәйрәмгә әти-әниләре белән бергә килгәннәр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, белем иленә ачкыч кабул иттеләр. Килгән кунаклар да буш кул белән килмәгән. , "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гилязетдинов Фәрит Фарукович принтер бүләк итте. 

Бәйрәм дәвамында 2017-2018 уку елында аеруча зур уңышларга ирешеп эшләгән укытучылар Гимадиева Равия Сахабетдиновна, Давлетшина Разина Хакимзяновна һәм Ибраева Залида Госмановна Мактау кәгазе тапшырылды. Б

Укучыларыбыз җәйне бушка гына уздырмаган, күмәк хуҗалыккка ярдәм иткәннәр. Аларны күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фарукович акчалата бүләкләде. 

Шулай итеп бәйрәмебез Беренче кыңгырау чыңы белән тәмамланды. Беренче сыйныфка килүче 3 укучы унберенче сыйныфлар озатуында беренче дәрескә кереп китте. Алардан соң барлык укучылар да "Тынычлык дәресенә" ашыкты. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, уку елын зур уңышлар белән тәмамларга дигән теләкләр белән яңа уку елын башлап җибәрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International