Белем бәйрәме

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген Максабаш башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләде. Мәктәп укучыларның, әти-әниләрнең, килгән кунакларның шатлыклы авазлары белән яңгырап торды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, хөрмәтле укытучыларын котладылар.   Яңа уку елына теләкләр теләнде. Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады.  Соңыннан мәктәпнең чәчәк бакчасы һәм мәктәп стеналары фоныныда фотога төштеләр. Бәйрәм укучылар күңелендә, онытылмаслык хатирә булып сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International