Белем бәйрәме.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән  Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И. А. Миннигулов ,  Теләче авыл советы җитәкчесе И.Р. Мараков, РОСТО ДОСААФ председателе  Р.Р. Нуретдинов  һәм мәктәп директоры Р. Р.  Назипов  котлады. Безнең мәктәп бик күп мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган өчен грамоталар һәм  бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International