2 нче сентябрь көнне “Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне” уңаеннан күргәзмә буенча күзәтү уздырылды. Китапханәче куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга кирәклеге, һөҗүм итүдән, талаудан һәм көчләүдән котылу чаралары турында сөйләде. Терроризмның нәрсә икәнлеген, нинди саклык чаралары күрергә кирәклеген аңлатты.