3 сентябрь көнне Теләче икенче балалар бакчасының икенче бәләкәйләр төркеме яңа балаларны каршы алды.

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Кызганычка каршы, алар әлегә күп түгел. Нәниләр, кемдер кыюсыз, ә кемдер ,киресенчә, батырларча балалар бакчасы, аның хезмәткәрләре, яңа уенчыклар һәм бер-берсе белән кызыксынып таныша башлады. Балаларның көйсезләнеп һәм елап утырырга вакытлары юк, чөнки аларны таныш булмаган һәм кызыклы тирәлек чорнап алган. Әлбәттә, яңа балаларга көн тәртибенә һәм яңа кагыйдәләргә ияләшер өчен күпмедер вакыт кирәк булачак, әмма бакча хезмәткәрләре бу чорны авырлыкларсыз үткәреп җибәрү өчен кулдан килгәнне эшлиячәкләр, шуңа күрә яңа тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары тыныч булсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International