Исегезгә төшерәбез, урып-җыю эшләре алдыннан район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. 5 август көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премия сертификатлары тапшырылды. Аны ияләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды. Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнчылары Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов һәм Ринат Гариповка акчалата премия сертификатларын тапшырган вакытны күрәсез. Әлеге комбайнчылар бик озак еллар дәвамында игеннәрне сугуда эшлиләр, хезмәт күрсәткечләре бик югары, район комбайнчылары арасында беренче өчлектә баралар. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары алга таба да комбайнчыларга һәм игенче-механизаторларга өч көн саен биреп барылачак.