Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Мондый эшне иртәдән башларга кирәк. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар-иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим.

"Сез әле укымыйсызмы? Без Сезгә киләбез дигән акция оештырып,  6 сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка барды. Бу юлы  кычкырып укулар «бергәләп  укыйбыз» дигән исем астында узды. Балалар рәхәтләнеп  шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар, әкияти сорауларга җавап бирделәр. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр китапханә чараларында актив укучылар һәм катнашучылар булырлар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International