Китапханәгә сәяхәт.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрь  көнне  тәрбиячеләр, зурлар төркеменә йөрүче балалар белән район мәдәният йортында урнашкан район  балалар китапханәсенә, экскурсия  оештырдылар. Экскурсия алдыннан тәрбияче  Дәүләтшина Р.Н. балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, анда нәрсәләр  барлыгы турында әңгәмә уздырды.

Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар балаларга китаплар белән тулы киштәләрне, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар  язучылары  һәм аларның китаплары белән таныштылар.  Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында балалар белән әңгәмә үткәрелде.Уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кызыклы экскурсия үткәргәннәре өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрендә зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International