Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, конкурслар үткәрелә. Бездә кунакта “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. булды. Балалар белән “Синең дустың - светофор” темасына чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларны юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга, үтәргә кирәклеген, юл билгеләрен аера белүне, урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү. Ягафарова Г.Н транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләре, балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .