Бу истәлекле дата Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
7 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш проблемасына багышланган «Уяу булыгыз! Терроризм әле җиңелмәгән» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә төзелде.
Шулай ук яшьләр белән «Без - террорга каршы!» дигән темага әңгәмә уздырылды. Китапханәче экстремизм һәм терроризм, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт турында сөйләде.