Экстремизм һәм терроризм - теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы, имин җәмгыятьне какшата алырлык зур куркыныч.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Яшьләрдә һәрвакыт толерантлы дөньяга караш, аларның милләтенә, диненә, социаль, мөлкәти хәленә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.

 

7 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш декадасына кушылдылар, "Без терроризмга каршы"дип исемләнгән диспут-әңгәмә әзерләделәр һәм үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International